Олы Нырсы авылын саклау буенча аерым пост хезмәткәрләре җирле халык белән профилактик әңгәмә үткәрделәр, беренче чиратта социаль яктан якланмаган гражданнарның йортларында булдылар. Әлеге чара барышында авыл халкына торак фондында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерделәр һәм көзге-кышкы чорда саклык чаралары турында мөһим белешмәләр тапшырдылар.
Әлмәндер авылын саклау буенча аерым постның отделение командиры Галимов Илнар профилактика төркеме составында халык белән даими әңгәмәләр үткәрә. Очрашу барышында халыкка мичтән һәм электр приборларыннан имин файдалану кагыйдәләрен, шулай ук янгын чыкканда эш итү тәртибен аңлаталар.