2025 елның 1 ноябреннән 20 ноябренә кадәр Россиядә яшәүче һәр кеше «Безнең салымнар – балаларның лаеклы киләчәге» IV Бөтенроссия салым диктантында катнашып, үзенең финанс белемнәрен бәяли һәм күтәрә алачак. Белем бирү акциясе салым системасына кызыксыну уятырга һәм гражданнар арасында салым культурасы формалашуга ярдәм итәргә тиеш.
Диктантның төп максаты-салымнар турындагы белемнәрне тикшерү генә түгел, ә салым салу өлкәсендә яшәү өчен файдалы мәгълүмат алу. Бу һәркемгә кагыла торган мәсьәләләрне уңайлы форматта аңларга бик яхшы мөмкинлек.
Ничек катнашырга?
Барлык теләүчеләрне масштаблы белем бирү акциясенә кушылырга һәм үзләренең салым грамоталылыгын бәяләргә чакырабыз.
Диктант турында тулырак мәгълүмат, катнашу кагыйдәләре һәм тест узу мөмкинлеге рәсми сайтта урнаштырылган [https://www.ranepa.ru/nauka/diktant/].