ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы үзәк аппаратының һәм ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең бөтен шәхси составы бүген өмәгә чыкты. Ир-атларның уртак тырышлыгы белән, тырма, себерке һәм көрәкләр белән коралланып, тирә-як территорияне чүп-чардан һәм яфраклардан чистарталар.
Гүзәл затлар бу вакытта тәрәзәләрне юдылар һәм хезмәт биналарын тәртипкә китерделәр.
Уртак хезмәт эшчәнлегенең нәтиҗәсе кабинетларда да, янәшәдәге территорияләрдә дә чисталык һәм уңайлылык булды.