«Моя Казань»: барлык шәһәр хезмәтләре һәм хәбәрнамәләр бер кушымтада

2025 елның 27 октябре, дүшәмбе

Казан халкы өчен заманча һәм уңайлы цифрлы мохит булдыру максатларында «Моя Казань» мәгълүмат системасы эшләнде. Әлеге платформа шәһәр халкына иң мөһим вакыйгалар, хезмәтләр һәм сервислар турында оператив мәгълүмат бирүне максат итеп куя.

«Моя Казань» нәрсәсе белән файдалы?
Портал һәм кушымта барлык актуаль шәһәр контентын берләштерә:
• Яңалыклар һәм афиша: үз районыгыздагы һәм шәһәрегездәге вакыйгалардан хәбәрдар булыгыз.
• ТКХ һәм төзекләндерү: су, электр белән тәэмин итүнең планлы һәм авария хәлендәге өзелүләре, шулай ук ишегалдыгызны, паркыгызны яисә скверыгызны төзекләндерү программаларына кертү турында мәгълүмат алыгыз. Барлык мәгълүматлар интерактив картада күрсәтелә.
• Хезмәтләр каталогы: Казан халкы файдалана алырлык сервислар һәм проектларның тулы исемлегенә керү мөмкинлеге.
• Сораулар һәм җаваплар: киң таралган проблемаларны чишү юлларын һәм шәһәр хезмәтләре багланышларын табыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International