Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне

2025 елның 3 сентябре, чәршәмбе

Ел саен 3 сентябрьдә Россиядә Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне билгеләп үтелә. Бу истәлекле дата 2005 елда билгеләнгән һәм 2004 елда Бесланда террорчылар 1нче мәктәпне басып алган фаҗигале вакыйгалар белән бәйле. Теракт нәтиҗәсендә 334 кеше, шул исәптән 186 бала һәлак булган.

Бу көнне бөтен ил буйлап истәлекле акцияләр уза. Бу көн террор корбаннары өчен кайгыны гына түгел, ә гомуми куркыныч алдында җәмгыятьнең бердәмлеген дә символлаштыра. Ул безгә террорчылыкның милләте дә, дине дә булмавын, ә аның корбаннары гаепсез кешеләр булуын искә төшерә.

Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-методик үзәкнең әзерлек бүлегендә террорчылыкның глобаль проблема булуын һәм аңа бары тик уртак көч белән генә каршы торырга мөмкин булуын искәртү өчен истәлекле акция узды. Корбаннар турындагы хәтерне саклау һәм бу хәтерне киләчәк буыннарга тапшыру-безнең уртак бурычыбыз.
Чара барышында барлык катнашучылар террорчылык актлары корбаннарын искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International