Янгын-строй һәм тактик-махсус әзерлек нормативлары - Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәт бүлекчәләре хезмәткәрләренең шәхси составның квалификациясен күтәрү һәм аларның оператив мөнәсәбәте күрсәткечләрен яхшырту максатында билгеләнгән бурычларны үтәүнең, кабул итүләрнең һәм гамәлләрнең вакытлыча, сан һәм сыйфат күрсәткечләре.
Хәрби әзерлекнең югары дәрәҗәсенә ирешү һәм күнекмәләрне камилләштерү максатында Татарстан Республикасы Чистай янгынга каршы хезмәт отрядының Биләр авылын саклау буенча аерым постында хезмәткәрләр белән 1.7 номерлы норматив эшләнде. "Янгын сүндерү гидрантына янгын сүндерү автоцистернасын урнаштыру".