Торак секторында янгыннарны, шулай ук кешеләрнең һәлак булуын кисәтү максатыннан Түбән Кама янгынга каршы хезмәт отрядының Кычытканлы авылын саклау буенча аерым пост башлыгы Р. Р. Галиуллин Кычытканлы авыл җирлеге гражданнар җыенында чыккан янгыннар һәм аларның килеп чыгуына сәбәпләр турында мәгълүмат белән чыгыш ясады.
Әңгәмә барышында янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Авыл халкына ут белән эш иткәндә мөмкин кадәр сак булырга кирәклеген, җылыту сезоны алдыннан җылыту системаларын вакытында әзерләүнең мөһимлеген искәрттеләр. Шулай ук Көнкүрештә янгын куркынычсызлыгының төп чаралары җентекләп аңлатылды. Әңгәмә тәмамлангач, барлык катнашучыларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм ашыгыч хезмәт номерлары белән белешмәләр тапшырылды.