Алда торган сайлаулар уңаеннан һәм сайлаулар уздырыла торган объектларда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәтенең Казан отрядының Яңа Кенәр авылын саклау буенча аерым пост башлыгы Әхмәтов Х.Х. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше идарәсенең Арча һәм Әтнә муниципаль районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге хезмәткәре белән берлектә р. г. Гыйльмуллин тарафыннан профилактик рейд үткәрелде.
Чара сайлау участокларын комплекслы карап чыгуга, аларның сайлауларны имин үткәрүгә әзерлеген бәяләүгә һәм ашыгыч хезмәтләр арасында үзара хезмәттәшлекне җайга салуга юнәлдерелгән иде.