Актаныш авылындагы 103 нче янгын сүндерү депосының яңа бинасын Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы эчке хезмәт полковнигы Ирек Кадамов, Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов карадылар.
Янгын сүндерү депосының төзекләндерелгән ике катлы бинасын төзү быелның февралендә башланган һәм кыска вакыт эчендә тәмамланган. Яңа бинада шулай ук Актаныш һәм Минзәлә муниципаль районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге хезмәткәрләре һәм ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ГО өлкәсендә вәкаләтләрне гамәлгә ашыру бүлегенең әйдәүче консультанты урнашачак.
Мөхтәрәм кунаклар янгын сүндерү часте биналарын карадылар. Бу бинада янгын сүндерү техникасын тоту һәм аңа хезмәт күрсәтү, административ һәм профилактик эш, укыту-тренировка дәресләре һәм шәхси составның ялы өчен билгеләнгән биналар күп. Проектлаучылар һәм төзүчеләр иң яңа технологияләрне һәм алдынгы эшләнмәләрне кертергә тырыштылар. Кыскасы, яңа бина-яңа мөмкинлекләр.