Чистай районының Каргалы авылы Каргалы гимназиясендә 1 сентябрьдә Белем көненә багышланган тантаналы линейка узды. Бу вакыйга барлык укучыларны, укытучыларны һәм ата-аналарны яңа уку елына бергәләп старт бирү өчен җыйды. Быел уку йорты 152 укучыга үз ишекләрен ачты.
Укучыларны, укытучыларны һәм ата-аналарны уку елы башлану белән котларга хөрмәтле кунаклар килде: Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко, муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов, Каргалы авыл җирлеге башлыгы Марат Заһидуллин.
Алар җыелганнарга җылы үгет — нәсихәт сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр, укучыларга белемнәрнең яңа үрләрен яулауда ныклык, укытучыларга бетмәс — төкәнмәс илһам һәм нәтиҗәле эш, ә ата-аналарга балаларының уңышлары өчен горурлык теләделәр.