30 августта Казансу елгасы участогында кече суднолар йөрүе тыела

2025 елның 28 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән кече үлчәмле суднолардан, шулай ук җилкәнле, ял итү, спорт судноларыннан файдалану тыела. Территориясе - Казансу елгасы участогында Миллениум күпереннән Киров дамбасына кадәр, 30 августта 16:00 - 22:30 кадәр.

Әлеге карар белән билгеләнгән тыюны үтәү максатларында Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе көчләре һәм чаралары акваториядә кизү торуны тәэмин итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International