25 августта гражданлык хезмәткәрләре һәм Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм ведомство буйсынуындагы учреждениеләр хезмәткәрләре өчен «коррупциягә каршы тору»темасына семинар узды. Семинарда Татарстан Республикасы Рәисенең коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсеннән, Татарстан Республикасы Прокуратурасыннан чакырылган экспертлар чыгыш ясады. КНИТУ–КАИның «Сәнәгать һәм экологик куркынычсызлык» кафедрасы мөдире Елена Викторовна Муравьева да үз тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Семинарда коррупциягә каршы законнарның бурычлары һәм тыюлары, шул исәптән коррупцион хокук бозулар кылуга тартылу максатларында мөрәҗәгатьләр турында хәбәр итү бурычлары җентекләп каралды.
Шулай ук алдагы чорга дәүләт хезмәткәрләре өчен керемнәр турындагы белешмәләрне дөрес тутыру темасы да күтәрелде.
Чараны Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Андрей Николаевич Орлов алып барды. Ул җыелганнарны коррупциягә каршы тыюларны үтәргә һәм кылынган җинаятьләр өчен җаваплылык турында истә тотарга чакырды.