Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр булган социаль хезмәт күрсәтү объектлары өчен профилактик чаралар аеруча әһәмиятле.
Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәтенең Әлмәт отрядының Кырым-Сарай авылын саклау буенча аерым посты хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районының Кырым-Сарай авылында урнашкан «Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йорты» карамагындагы балалар һәм персонал белән янгын куркынычсызлыгы чаралары турында профилактик әңгәмә үткәрделәр.
Чараның азагында барлык катнашучыларга ашыгыч хезмәт телефоннары һәм янгын куркынычсызлыгының төп кагыйдәләре белән белешмәләр тапшырылды.