Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәтенең Чистай отрядының Корноухово авылын саклау буенча аерым пост хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының «Агрохимсервис» агрофирмасының «Зюзино» ярдәмче хуҗалыгы хезмәткәрләре белән профилактик әңгәмә үткәрделәр. Максат-авыл хуҗалыгы эшләре чорында ашлык саклау һәм эшкәртү объектларында янгыннан саклану дәрәҗәсен арттыру һәм янгыннарга юл куймау.
Хезмәткәрләргә техника янган очракта эш тәртибен, ут белән эш иткәндә сак булуларын һәм махсус җиһазландырылган урыннардан читтә тәмәке тартуны булдырмауларын искәрттеләр, янгынга каршы тематикага белешмәләр тапшырылды.