Татарстан Республикасы Апас янгын сүндерү хезмәте отрядының Әлмәндәр авылын саклау буенча аерым пост хезмәткәрләре «янгын сүндерү машинасын кулланмыйча уку манарасының 3 нче катына күчерелмә янгын сүндерү баскычы буйлап күчереп йөртү, урнаштыру һәм менү» күнегүен үтәү буенча күнегү үткәрделәр. Болар барысы да янгын сүндерү һәм һәлакәттән коткару эшләрен башкару шартларында янгын сүндерү-техник җиһазлар белән эшләүнең һөнәри-гамәли күнекмәләрен камилләштерү өчен эшләнә.
Күнегүләр вакытында хезмәткәрләр яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр