Саба муниципаль районындагы "Тургай" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен ачык ишекләр көне

2025 елның 28 августы, пәнҗешәмбе

Янгын сүндерүче һөнәрен популярлаштыру кысаларында Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәтенең Саба отрядының Иске Икшермә авылын саклау хезмәткәрләре приютта тәрбияләнүчеләр өчен Ачык ишекләр көне үткәрделәр.

Балалар янгын сүндерү хезмәткәрләренең эш көннәренә эчтән карый алдылар. Башта янгын сүндерүчеләрнең эш шартлары белән таныштык-хезмәт биналарын карадык. Балаларны янгын сүндерү техникасы белән дә таныштырдылар, махсус янгын сүндерү-техник кораллану турында сөйләделәр. Балалар кызыксынып техниканы карадылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. 

Мондый чаралар балалар өчен кызыклы һәм файдалы, якты тәэсирләр калдыра һәм кайберәүләргә булачак һөнәрләрен билгеләргә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International