"Аккиреево" ҖЧҖ агрофирмасы хезмәткәрләре белән профилактик әңгәмә

2025 елның 23 августы, шимбә

Максаты - авыл хуҗалыгы эшләре чорында ашлык саклау һәм эшкәртү объектларында урып-җыю эшләре бара торган урыннарда янгыннан саклану дәрәҗәсен арттыру һәм янгыннарга юл куймау.

Әңгәмә барышында урып-җыю техникасын һәм ашлык саклагычларны беренчел янгын сүндерү чаралары белән мәҗбүри тәэмин итү зарурлыгына аерым басым ясалды. Аерым пост хезмәткәрләре авыл хуҗалыгы техникасы янганда эш итү алгоритмын җентекләп аңлаттылар, ут белән эшләгәндә саклык чараларын үтәүнең мөһимлеген ассызыкладылар. Очрашу азагында оешма хезмәткәрләренә белешмәләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International