Шәхси составның оператив әзерлеген һәм һөнәри күнекмәләрен камилләштерү кысаларында Татарстан Республикасы Чистай янгынга каршы хезмәт отрядының Корноухово авылын саклау буенча аерым пост хезмәткәрләре Балык Бистәсе районының Корноухово авылы мәдәният йорты базасында янгын-тактик дәрес үткәрделәр.
Уку чарасы барышында оператив эшчәнлекнең төп элементлары уңышлы эшләнде. "Б" көпшәсе аша су кертеп сугышчан җәелдерү башкарылды, бинаның конструктив үзенчәлекләре өйрәнелде һәм янгынга каршы тышкы су белән тәэмин итү чыганакларының эшкә яраклылыгы тикшерелде.