Татарстан Республикасы Апас янгынга каршы хезмәт отрядының Олы Шәмәк авылын саклау буенча аерым пост начальнигы Васин В. В. Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының Олы Шәмәк авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре белән әңгәмә үткәрде. Эш кешеләр күп була торган объектларда янгыннарны кисәтү һәм әлеге объектта янгын куркынычсызлыгы, янгын сүндерүнең беренчел чараларыннан файдалану мәсьәләләре буенча профилактик эш кысаларында узды. Шулай ук хезмәткәрләргә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен исәпкә алып массакүләм чаралар оештыруга карата таләпләр аңлатылды.