Янгын куркынычсызлыгы чараларын пропагандалау максатыннан Татарстан Республикасы Апас янгынга каршы хезмәт отрядының Теньки авылын саклау буенча аерым пост отделениесе командиры Якимов В.В. халык арасында профилактик эш башкарды. Профилактика төркеме составында Социаль хезмәткәр һәм Теньки авыл җирлеге вәкиле бар иде. Обход Кама Тамагы муниципаль районының Теньки торак пунктында яшәүчеләр арасында үткәрелде.
Чара барышында гражданнарга янгын куркынычсызлыгының төп кагыйдәләрен, гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта гамәлләрне, янгын хәбәрчеләренең үз торакларында эшли алуын тәэмин итү кирәклеген искә төшерделәр. Шулай ук торак секторында да, аннан читтә дә янгын чыгуның нәтиҗәләренә мисаллар китерелде.
Рейд барышында барлыгы 30 йортта булдылар, халыкка янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм ашыгыч хезмәт телефоннары белән белешмәләр тапшырылды. Гражданнар янгын сүндерү хезмәткәрләренә мондый тиешле профилактик обходларны үткәрүне аеруча игътибар һәм аңлау белән карадылар.