Биектау районында янгын сүндерү депосының яңа бинасы ачылды

2025 елның 11 августы, дүшәмбе

Янгын депосының яңа бинасы Биектау станциясе, Совет урамы, 8 адресы буенча төзелгән.
Яңа бинаны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия ГТХМ Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Ирек Кадамов, Биектау муниципаль районы башлыгы Равил Хисаметдинов карады.


"Без Биектау бистәсен саклау буенча "Татарстан Республикасы янгыннан саклау" дәүләт казна учреждениесенең аерым постын ачабыз. Әлеге объект янгын сүндерү бүлекчәләрен төзү һәм капиталь ремонтлау буенча республика программасы кысаларында төзелгән. Быел әлеге программа кысаларында Актанышта янгын депосы бинасы төзелә һәм өч бүлекчәгә капиталь ремонт ясала. Аерым пост барлык таләпләр буенча җиһазландырылган: бүлмәләр, элемтә чаралары, техника. Төбәктә бу өлкәгә зур игътибар бирелә. Быел Татарстан бюджеты хисабына 18 берәмлек техника сатып алу планлаштырыла", - дип билгеләп үтте Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы Ирек Кадамов.


Ул искәрткәнчә, республика рәисе һәм Татарстан Хөкүмәте янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү системасына зур игътибар бирә. Татарстанда янгын сүндерү деполарын төзү һәм капиталь ремонтлау буенча программа кабул ителгән, финанслауның гомуми суммасы 500 млн сумнан артык. Анда ике янгын сүндерү часте төзелә, шулай ук берничә бүлекчә ремонтлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International