Социаль объектларның куркынычсызлыгы - янгыннан саклау буенча иң мөһим бурычларның берсе

2025 елның 11 августы, дүшәмбе

Даими профилактика эше янгыннарга каршы нәтиҗәле көрәш булып тора, чөнки янгынны сүндерүгә караганда кисәтү җиңелрәк. Социаль өлкә объектларында янгыннарны һәм аларда кешеләрнең һәлак булуын кисәтү максатларында Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәтенең Саба отрядының Чепья авылын саклау буенча аерым пост башлыгы Д. Н. Щербаков профилактик чаралар үткәрә.

Әлеге объектларда янгын куркынычсызлыгы дәрәҗәсен күтәрү өчен «Наз»социаль-тернәкләндерү бүлегендә эш оештырылган. Аерым пост башлыгы тарафыннан янгын куркынычсызлыгының төп таләпләре аңлатылды, янгын чыккан очракта эвакуацияләү гамәлләре алгоритмын җентекләп аңлатып инструктажлар үткәрелде. Беренчел янгын сүндерү чараларын дөрес куллануга, Эвакуация юлларын һәм чыгу юлларын тиешле хәлдә тотуга, шулай ук тиз янучан Материалларны тыелган урыннарда саклауга юл куймауга аерым игътибар бирелде. 

Мондый профилактик чаралар халыкның янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләрендә грамоталылыгын арттыруга ярдәм итә һәм гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычын киметә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International