Баулы районы Кырым-Сарай авылының торак секторында профилактика эше

2025 елның 1 августы, җомга

Даими профилактик эш янгыннарга каршы нәтиҗәле көрәш булып тора. Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәтенең Әлмәт отрядының Кырым-Сарай авылын саклау буенча аерым посты хезмәткәрләре профилактика төркеме составында Баулы районының Кырым-Сарай торак пунктын карап чыктылар.

Рейд барышында халык белән индивидуаль әңгәмәләр үткәрелде, мичләрне, электр җиһазларын һәм газ приборларын эксплуатацияләгәндә янгын куркынычсызлыгының төп таләпләрен аңлаттылар. Гражданнарның социаль яктан якланмаган категорияләренә аерым игътибар бирелде.

Барлык йорт хуҗаларына янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм ашыгыч хезмәт номерлары белән белешмәләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International