2 нче августта Казансу елгасы участогында кече суднолардан файдалануга тыю кертелде

2025 елның 31 июле, пәнҗешәмбе

"Мин күкне сайлыйм!" авиация бәйрәмен үткәргәндә республика Министрлар Кабинеты карары белән"кече үлчәмле судноларны, шулай ук җилкәнле, ял итү, спорт судноларын, шул исәптән гидроциклларны, байдаркаларны, ишкәкле көймәләрне куллану тыелган. Казансу елгасының "Миллениум" күпереннән Киров дамбасына кадәр участогында 12:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр.
Тыю "Мин күкне сайлыйм!" авиация бәйрәмен әзерләү һәм үткәрү өчен җәлеп ителгән судноларга кагылмый.

Әлеге карар белән билгеләнгән тыюны үтәү максатларында Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе көчләре һәм чаралары акваториядә кизү торуны тәэмин итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International