Торак секторында янгыннарны, шулай ук кешеләрнең һәлак булуын кисәтү максатында Татарстан Республикасы Апас янгынга каршы хезмәт отрядының Сөйки авылын саклау буенча аерым пост бүлекчәсе командиры Уракаев А. Д. профилактика төркеме белән бергә Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының Сөйки авылында күп балалы гаиләләр яшәгән урыннарда автоном төтен янгын хәбәрчеләрен урнаштыруда ярдәм күрсәтте.
Биредә яшәүчеләргә автоном төтенле янгын хәбәрчеләреннән файдалану кагыйдәләре һәм янгын чыккан очракта эш итү тәртибе аңлатылды.