Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәтенең Казан отрядының Яңа Шигали авылындагы «Царево усадьбасы» торак комплексы территориясендәге аерым пост хезмәткәрләре белән күрсәтмә укыту һәм практик танышу аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларда янгын куркынычсызлыгына аңлы мөнәсәбәт формалаштыру максатында» балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре өчен янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә үткәрелде.
Балаларга янгын чыгуның төп сәбәпләре, электр приборлары белән куркынычсыз эш итү кагыйдәләре, янгынны ачыклаганда гамәлләр һәм олыларга янгын турында кичекмәстән хәбәр итүнең мөһимлеге аңлатылды.
Мондый очрашулар балалар арасында куркынычсызлык дәрәҗәсен арттырып кына калмыйча, янгын сүндерүче һөнәренә хөрмәт формалаштыруга да ярдәм итә.