Балалар бакчасында Янгын куркынычсызлыгы буенча ачык дәрес

2025 елның 24 июле, пәнҗешәмбе

Янгыннарны кисәтү максатыннан Түбән Кама отрядының Түбән Биеш авылын саклау буенча аерым пост отделениесе командиры, Кадыйров авылындагы "Кояшкай" бакчасында балалар белән ачык дәрес үткәрде. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча учреждениенең балалары, тәрбиячеләре һәм техник персоналы белән әңгәмә үткәрелде.


Түбәндәге мәсьәләләр кузгатылды:
    1. Балалар учреждениеләрендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре.
    2. Җәйге чорда балаларның янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре.
    3. Янгын куркынычсызлыгы буенча уен-викторина үткәрелде.
Барысына да янгынга каршы тематика буенча белешмәләр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International