Балалар шаяртуы аркасында килеп чыга торган янгыннарны профилактикалау кысаларында Апас отрядының янгын сүндерү часте «Свияга+» балалар стационар лагеренда һәм Дәвеш авылындагы палаткалы лагерьда профилактик чараларда катнашты.
Чаралар программасына махсус янгын сүндерү-техник коралларны күрсәтү, янгын сүндерү автомобильләре белән танышу һәм профилактик әңгәмә кертелгән иде.
Очрашу ахырында барлык балаларга янгын куркынычсызлыгы чаралары буенча белешмәләр таратылды. Мондый очрашуларның төп максаты-кагыйдәләр турында сөйләү генә түгел, ә балаларда янгын куркынычсызлыгына аңлы мөнәсәбәт формалаштыру.