Татарстан Республикасының Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-методика үзәгенең Яр Чаллы шәһәре буенча филиалы башлыгы Шәмшетдин Шәрәфетдин улы Сәхбетдинов «Кама техник-икътисад көллияте» хосусый һөнәри белем бирү учреждениесендә диплом эшләрен кабул итү һәм яклау комиссиясе составына чакырылды.
Берничә ел дәвамында колледж предприятиеләр һәм оешмалар өчен гадәттән тыш хәлләрдән саклану һәм янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә квалификацияле белгечләр әзерли. Яшь белгечләр һөнәри белемнәрне үзләштерүдә яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр, диплом эшләрен яклау дәвам итә.