«112» номеры буенча мөрәҗәгать иткәндә, түбәндәгеләрне истә тотыгыз:
«112» номеры -
• нинди дә булса ашыгыч оператив хезмәт белән элемтәгә керү өчен булдырылган;
• мобиль яки стационар телефоннардан эшли;
• тәүлек буе эшли һәм бушлай.
«112» номерына бары тик алдагы очракларда гына шалтыратыгыз:
* әгәр сез ашыгыч ярдәмгә мохтаҗ булсагыз, тормышыгызга, сәламәтлегегезгә, мөлкәтегезгә яки әйләнә-тирә мохитегезгә реаль куркыныч янаганда;
* яки шикләнергә сәбәп булганда.
* Әгәр дә сез вәзгыять ашыгычмы, юкмы икәнлегенә шикләнәсез икән - шалтырату яхшырак.