Актанышта янгын сүндерү депосы төзелә

2025 елның 12 июне, пәнҗешәмбе

Яңа бина республика бюджеты хисабына төзелә һәм ике катлы булачак, гомуми мәйданы 1 153 квадрат метр.

Янгын депосында янгын сүндерү техникасын карап тоту һәм аңа хезмәт күрсәтү, элемтә, җиңсәле хуҗалык, газ-төтененнән саклау хезмәте (ГДЗС) биналары, хезмәт биналары, шулай ук ярдәмче бүлмәләр төркеме урнашачак.

Бүгенге көндә объектта монолит эшләр алып барыла, бинага кирпеч салына, тышкы канализация, электр челтәрләре урнаштырыла, янгын резервуарлары урнаштырылган.

Яңа янгын депосында янгын сүндерүчеләрнең эше, аларны укыту һәм ял итү өчен заманча шартлар тудырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International