"112-Хезмәтә" балаларны сөендерү бу көнне өлкәннәрнең бердәнбер кайгыртуы түгеллеген аңлыйлар. Чараларның берсе янгыннан саклау музеенда булды, анда балаларны бәйрәм белән котладылар һәм янгын сүндерүчеләр турында сөйләделәр, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм Татарстанда янгыннан саклау барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар.
Яр Чаллы шәһәрендә узган очрашуда балалар өчен ашыгыч чакыруларны кабул итү һәм эшкәртү урыннары буенча экскурсия үткәрелде.
Бу көнне хезмәткәрләрнең дә, аларның балаларының да елмаюлары, яхшы кәефләре һәм, әлбәттә инде, онытылмаслык хис-кичерешләре күп булды.