Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында Татарстан Республикасының «Татарстан Республикасы Янгын сүндерү сагы» дәүләт казна учреждениесендә смотр-конкурс үткәрелде. Крнкурсның максаты бүлекчә җитәкчеләренең квалификация дәрәҗәсен һәм һөнәри осталыгын күтәрүдән гыйбарәт иде.
Чара берничә этаптан торды: конкурсантларның теоретик белем дәрәҗәсен тикшерү һәм янгын сүндерү һәм физик әзерлек нормативларын үтәү.
Конкурс нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәтенең Казан отрядының Шәле авылын саклау буенча аерым пост начальнигы Хәйруллин Фәрит Габделгани улы җиңүче дип танылды. Икенче урынны Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәтенең Апас отрядының Үби авылын саклау буенча аерым пост начальнигы Моисеев Александр Николаевич алды. Өченче мактаулы урын Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәтенең Яр Чаллы отрядының Морты авылын саклау буенча аерым пост начальнигы Юдин Игорь Сергеевичка бирелде.
Конкурста призлы урыннарны алган катнашучыларга I, II һәм III дәрәҗә дипломнарны "ТР Янгын күзәтчелеге" ДКУ директоры Таһир Вәгыйз улы Кәримуллин тапшырды.