Балаларның шаянлыгы аркасында килеп чыккан янгыннарны кисәтү кысаларында Татарстан Республикасы Апас янгынга каршы хезмәт отрядының Сөйки авылын саклау буенча аерым пост отделениесе командиры А. Д. Уракаев Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының Сөйки авылы урта мәктәбендә Соңгы кыңгырауга багышланган линейкада чыгыш ясады.
Чара барышында аерым постның отделение командиры чираттагы тапкыр балаларга янгын куркынычсызлыгының төп кагыйдәләрен һәм гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта эш итү кагыйдәләрен искә төшерде. Ахырда барысына да көнкүрештә һәм җәйге каникул чорында янгын куркынычсызлыгы чаралары турында белешмәләр тапшырылды.