Казанда ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы каршындагы Татарстан Республикасы Эзләү-коткару хезмәтенең кс-701м коткару судносы суга төшерелде.
ТР ЭКХ матди базасын ныгыту программасы кысаларында Татарстан җитәкчелеге ярдәмендә республика бюджеты хисабына сатып алынган яңа тизйөрешле катер коткаручыларның Куйбышев сусаклагычы акваториясендәге һәм Казансу елгасындагы хәлләргә оператив реакциясен арттырачак, эзләү-коткару һәм водолазлык эшләрен башкаруны тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Нык алюминий корпуслы Судно заманча навигация системалары, 12 кешегә кадәр пассажир сыйдырышлы катер экипажы өчен уңайлы шартлар, тизлекне 60 км/сәг. кадәр үстерергә мөмкинлек бирә торган 250 ат көчендәге куәтле хәрәкәт җайланмасы һәм ТР Эзләү-коткару хезмәте алдына куелган бурычларны үтәү өчен кирәкле барлык әйберләр белән җиһазландырылган. Аерым алганда, водолазларны төшереп җибәрү өчен һәр борттан ташлана торган траплар белән җиһазландырылган.