Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-методика үзәгенең Бөгелмә филиалы хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган инсталляция әзерләгәннәр.
Инсталляциядә китап күргәзмәсе һәм Советлар Союзы чоры предметлары белән тематик фотозона тәкъдим ителгән. Тыңлаучылар, укучылар һәм филиалга килүчеләр экспонатларны, Бөек Ватан сугышы елларында халыкны саклауга багышланган китапларны кызыксынып карыйлар һәм истәлеккә фотога рәхәтләнеп төшәләр. Инсталляция май ахырына кадәр гамәлдә.