Россия ГТХМ Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Ирек Кадамов Татарстан ГТХМ коллегия утырышын уздырды

2025 елның 29 апреле, сишәмбе

29 апрельдә Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 2025 елның I кварталы эшчәнлегенең төп юнәлешләре һәм II квартал бурычлары буенча Коллегия утырышы булды. 

Министр урынбасары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Павел Родионовның «2025 елның I кварталында Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру һәм II кварталга бурычлар кую турында» һәм министр урынбасары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Сергей Вершининның «2025 елның I кварталында мәгълүмати куркынычсызлык, халыкка хәбәр итү һәм бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтләрен үстерү өлкәсендәге эшчәнлек йомгаклары һәм бурычлар кую турында» докладлары тыңланды.

Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Андрей Орлов эшчәнлекнең төп юнәлешләре буенча йомгак ясады. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Ирек Кадамов алдагы чорга иң актуаль мәсьәләләрне хәл итү юлларын ачыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International