Янгын сүндерүче һөнәрен популярлаштыру максатыннан Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәтенең Әлмәт отрядының Федотовка авылын саклау буенча аерым пост хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районының Федотовка балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен Ачык ишекләр көне үткәрделәр.
Укучыларга янгыннан саклау тарихы, янгын сүндерүчеләрнең эше, янгын сүндерүче һөнәрен сайлаган кешенең нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге һәм үз бурычын үтәгәндә нәрсә белән очрашырга мөмкинлеге турында сөйләделәр. Шулай ук балаларга янгын сүндерүченең хәрби киемнәрен күрсәттеләр, балаларны янгын сүндерү техникасы белән таныштырдылар, махсус янгын сүндерү-техник кораллану турында сөйләделәр. Ахырда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен искә төшерделәр. Балалар техниканы кызыксынып карадылар һәм бик канәгать калдылар.