Берничә көн дәвамында Яшел Үзән медицина көллияте студентлары янгын чыккан очракта тиз һәм дөрес эвакуацияләнергә өйрәнделәр. Башта көллият тулай торагында яшәүчеләрнең әзерлек дәрәҗәсен тикшердек. Иртәнге җидедә янгын сүндерү сигналы яңгырады, һәм студентлар бинадан төп һәм запас эвакуация чыгу юллары аша чыгып киттеләр. Җыелу урыны-көллиятнең спорт залы. Старосталар тиз генә студентларны санап чыктылар да өлкәннәргә хәбәр иттеләр. Нәтиҗә-барысы да котылды, бинада беркем дә калмады.
Шундый ук тренировканы уку бинасында дәресләр вакытында ук уздырганнар. Эвакуация барышын 8 нче янгын сүндерү-коткару отрядының янгыннарны профилактикалау бүлеге башлыгы Александр Ермолаев күзәтеп торды, ул студентларның һәм аларның укытучыларының яхшы әзерләнүен һәм гамәлләренең җайга салынуын билгеләп үтте. Тренировкаларны оештыручылар сүзләренә караганда, мондый профилактик чараларның төп максаты – гадәттән тыш хәл килеп чыкканда оешма персоналының һәм укучыларның гамәлләрен төгәл үтәү.