Өйрәнүләр уңышлы үтте

2025 елның 11 апреле, җомга

Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре «Производственное объединение «Завода имени Серго» АҖендә тренировка янгын-тактик өйрәнүләр уздырды. Төп максат-объектның оператив-тактик характеристикасын өйрәнү, сәнәгать предприятиеләрендә коткару эшләрен башкарганда һәм янгыннарны сүндергәндә бүлекчәләрнең шәхси составы күнекмәләрен камилләштерү, янгын сүндерү бүлекчәләренең объект вәкилләре белән үзара хезмәттәшлеген ныгыту.

Өйрәнүләр уйлавынча, электр үткәргечләре кыска ялгану нәтиҗәсендә административ корпусның 3 катында янгын чыккан.

Әлеге тренировкада катнашу өчен барлыгы 7 берәмлек янгын техникасы, 40ка якын кеше, шулай ук предприятиенең тормышны тәэмин итү хезмәтләренең көчләре һәм чаралары җәлеп ителде. Сигезенче янгын-коткару отряды бүлекчәләренең һәм объект вәкилләренең бердәм гамәлләре нәтиҗәсендә шартлы янгын локальләштерелде һәм сүндерелде. Куелган барлык бурычлар да үтәлде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International