14 апрельдән 11 майга кадәр Татарстан территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә

2025 елның 10 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим урнаштыру турында» 2025 елның 10 апрелендәге 212 номерлы карары белән 14 апрельдән 11 майга кадәр республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә.

Исегезгә төшерәбез, янгынга каршы махсус режим чорында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәгән өчен административ җаваплылык чарасы 2 мәртәбә арттырылды:

гражданнарга 10 меңнән 20 мең сумга кадәр;

вазыйфаи затларга - 30 меңнән 60 мең сумга кадәр;

эшмәкәрлек эшчәнлеген юридик зат төземичә гамәлгә ашыручы затларга - 60 меңнән 80 мең сумга кадәр;

юридик затларга-400 меңнән 800 мең сумга кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International