Бүген ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы үзәк аппаратының бөтен шәхси составы өмәгә чыкты. ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Бергәләп тырма, себерке һәм көрәк белән коралланып җыештырдялар һәм территория чүп-чардан һәм былтыргы яфраклардан чистартылды.
Гүзәл затлар бу вакытта тәрәзәләрне юдылар һәм министрлык кабинетларын тәртипкә китерделәр.
Уртак хезмәт эшчәнлегенең нәтиҗәсе чисталык һәм ямьлелек булды