Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә Татарстан урманнарында һәм торак пунктларында язгы-җәйге чорда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча нинди чаралар күрелүе турында сөйләделәр.
Брифингта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Максим Трущин һәм ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашты.
ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман культуралары һәм янгын куркынычы сезонына әзерлеге һәм алда торган табигатьне саклау акцияләре турында сөйләде. Максим Трущин журналистларга язгы-җәйге чорда Татарстан Республикасы урманнарында һәм торак пунктларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү турында хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, яз айлары янгын сүндерүчеләр өчен кызу вакытка әйләнә. Авыл торак пунктларында, урман-парк һәм яр буе зоналарында, авыл хуҗалыгы җирләрендә һәм йорт яны кишәрлекләрендә коры үлән, камыш һәм чүп-чар януга бәйле янгыннар аркасында тревога белән чыгу очраклары кискен арта.