«Кызыклы куркынычсызлык» проектының әзерлек этабы тәмамланды: Татарстан балаларына белем бирү старты

2025 елның 1 марты, шимбә

    Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыятенең Татарстан Республика бүлеге белгечләре «Кызыклы куруынычсызлык» социаль юнәлешле проектының беренче этабын уңышлы тәмамладылар. 2024 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе грантларын бирү конкурсында җиңүче булган Проект балаларда инновацион технологияләр кулланып янгын куркынычсызлыгы күнекмәләрен булдыруга юнәлдерелгән.
    Проблеманы хәл итү өчен БИЯҖнең Татарстан бүлеге Россиядә 5 яшьтән 15 яшькә кадәрге балалар өчен Янгын куркынычсызлыгы буенча беренче мобиль белем бирү комплексын эшләде. Комплекс үз эченә ала:
• 113 интерактив укыту тренажерлары;
• 16 видеоролик;
    шулай ук янгыннан саклау тарихы буенча презентацияләр, янгыннан саклау виртуаль музее һәм башка материаллар. Якын килүнең уникальлеге — цифрлы инструментлар һәм практик дәресләр ярашуында. 
    Проект партнерлары:
- Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе;
- Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы;
- ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы;
- БИЯҖ Үзәк Советы;
- "Инновацион куркынычсызлык технологияләре" ҖЧҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International