Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллиятендә "Янгын куркынычсызлыгы" компетенциясе буенча һөнәри осталык чемпионатының төбәк этабына тантаналы шартларда йомгак ясалды.
Тәтеш гражданнарны яклау көллияте курсантлары шартлы янгыннарны сүндерү, зыян күрүчеләрне эвакуацияләү һәм беренче ярдәм күрсәтү, янгын сүндерү техникасы һәм хәбәр итү системалары белән эшләү кебек катлаулы мәсьәләләрне хәл итүдә ярыштылар. Белемнәрне генә түгел, тизлекне, стресска каршы торучанлыкны һәм команда килешүен тикшерү өчен һәр бирем реаль шартларга мөмкин кадәр якынайтылган.
Җиңүчеләр булдылар:
- 1 урын: Шәвәлиев Райнур
- 2 урын: Камартдинов Рузаль
- 3 урын: Хәйруллин Кәрим