Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы өчен юбилей елында Түбән Кама янгын сүндерүчеләре җирле «Нефтехимик» һәм Питер СКАсы арасында Континенталь хоккей лигасы Чемпионаты матчы вакытында тамашачылар өчен чын тамаша оештырды.
«Нижнекамскнефтехим» ның янгын куркынычсызлыгын, яраткан командасының хоккей матчларын кебек үк, гадәттәгечә Татарстан Республикасы буенча килешү бүлекчәләре идарәсенең Түбән Кама филиалы янгынга каршы федераль хезмәт отрядының шәхси составы тәэмин итә.
Уртак уй уңышлы килеп чыкты. Күпсанлы хоккей сөючеләрне боз сарае территориясенә кергәндә үк кызыксындыра алдылар. Җанатарлар армиясен төрле билгеләнештәге заманча янгын сүндерү-коткару техникасы үзенең ялтыравы һәм матурлыгы белән каршы алды һәм таң калдырды.
Ә трибуналарда үзләренең коллегаларына һәм туган командасына отряд хезмәткәрләре, янгынга каршы хезмәт ветераннары, Ижевск финанс-юридик көллиятенең Түбән Кама филиалында «янгын куркынычсызлыгы» белгечлеге буенча курсантлар һәм полковник Алексей Шаповалов исемендәге 31 нче лицей укучылары ярсулы рәвештә ярдәм күрсәттеләр.
Матч чыннан да «кайнар» булды. Күрәсең, мондый «артподготовка» дан соң армиячеләр деморализацияләнгән булган, ә янгын сүндерүчеләрнең һәм барлык җанатарларның энергиясе питерлыларның утлы атын бик нык суыткан булса кирәк. Ничек кенә булмасын, «Нефтехимик» бу көнне фавориттан көчлерәк булып чыкты һәм 4:3 исәбе белән җиңде.