Татарстан янгын сүндерүчеләре һәм коткаручылары федераль һәм республика бюджетлары хисабына сатып алынган 20 яңа техника алдылар. Хезмәткә янгын сүндерү автоцистерналары, авария-коткару автомобильләре, югары йөрешле җиңел автомобильләр, кече судно һәм кар машиналары кереште.
Шулай ук Рөстәм Нургалиевич Татарстан Республикасы җитештерүчеләреннән һәм тәэмин итүчеләреннән халыкка хәбәр итү чараларының перспектив үрнәкләре күргәзмәсен карады.
Аннары Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов коллегияләрнең уртак утырышында катнашты.