Якшәмбе уртасына республикада 15 районда 25 коену урыны калды. Кичәге көн-төн эчендә 14500 дән артык кеше су коенган, бүгенге көн уртасында - 7938 кеше. Һәлакәтләр булмады.
Яшел Үзән муниципаль районы территориясендә бәйрәм хезмәтләре 12 православие храмында оештырылган, шуларның 6сында купельләр җиһазландырылган.
Коену урыннарында һава шартлары аркасында куркынычсызлык чараларын көчәйтергә туры килде. Бозга зур булмаган төркемнәр белән җибәрделәр. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хезмәткәрләре өчен иң мөһиме – кешеләрнең иминлеген тәэмин итү һәм бернинди һәлакәтләргә юл куймау.
Гадәттәгечә иң массакүләм чаралар уза торган Раифа Богородицкий ирләр монастыренда теләгән һәркем өч көн дәвамында коена алачак, Васильевода коткаручылар ике көн кизү торачак.