Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тарафыннан күрсәтелә торган күп кенә хезмәтләрне гражданнар «Госуслуги» бердәм дәүләт хезмәтләре Порталы аша гариза биреп кенә дистанцион рәвештә ала алалар.
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең (функцияләрнең) бердәм порталында гражданнар милкендәге кече судноларның булу-булмавы турында белешмә алу буенча сервис гамәлгә ашырылган. Әлеге сервистан «Транспорт-хокук-кече суднолар булу турында белешмә алу» бүлегендә, Макс роботы аша яисә турыдан-туры сылтама буенча файдаланып була. https://www.gosuslugi.ru/654361/1/form.
«Госуслуги» да гаризаны теләсә кайсы вакытта, өйдән чыкмыйча гына җибәрергә мөмкин.