Бу көннәрдә бозның сыйфаты үткән яңгырлар һәм кар суы аркасында начарлана, ә су аны өстән дә, астан да җимерә.
Татарстанның кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов сүзләренчә, республиканың су объектларындагы вәзгыять көчле салкыннар булмау аркасында катлаулы булып кала.
"Эре елгаларда, сусаклагычларда һәм култыкларда бозның калынлыгы якынча 15 см. күлләр һәм буалар кебек эчке сулыкларда калынлыгы 30 см га җитә.
КСДИ дәүләт инспекторлары белән рейдка ТР Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе инспекторлары да чыкты.
"Татарстанда 6 меңнән артык кар машинасы һәм махсус техника, автомототранспорт чараларын да кертеп, теркәлгән. Дәүләт техника күзәтчелеге хезмәткәрләре Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе белән берлектә теркәлмәгән машиналарны һәм тракторчы-машинист таныклыгыннан башка үзйөрешле техника белән идарә итүче затларны ачыклап рейдлар үткәрә.